2016 елның 16 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районы 170 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен Фатих Әмирхан исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуы һәм Татарстанда Фатих Әмирхан музее оешуына да 10 еллыгына багышланды.
Татар халкын алдынгы милләт итеп күрергә, җәмгыятьтә татар хатын-кызларының ролен арттырырга теләгән күренекле татар язучысы, публицист Фатих Әмирхан иҗаты бер гасырдан соң да үзенең яңа яклары белән ачылды.
Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан районнарыннан Фатих Әмирхан иҗаты белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган 200 укучы катнашты, 87 эш авторы Конференциянең төп этабына чакырылды.
Конференция дә дүрт юнәлештә эш алып барылды. Фатих Әмирханның иҗаты буенча фәнни-гамәли хезмәтләреннән тыш, укучылар милли мәдәниятнең заманча җәмгыять үсешенә йогынтысы, әдәби әсәрләрнең рухи кыйммәтләрне саклаудагы роле һәм ватанпәрвәр шәхес тәрбияләүдә музейларның эшчәнлеге темаларын да күтәрде.
Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм сертификатлары тапшырылды.