Бүген, 18 мартта Татарстан Республикасында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этапы кысаларында узган бәйге сынаулары тәмамланды. Йомгаклау этабында "Ел укытучысы" номинациясендә 15 иң яхшы һәм "Педагогик дебют" номинациясендә 10 иң яхшы укытучы катнашты. Бүген сентябрь-октябрь айларында Самарада узачак бәйгенең финал этабында Татарстан данын яклыячак укытучы исеме билгеле булачак.