21 мартта Зәй шәһәрендә Зәй политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар 2017-2018 уку елына кабул итү контроль саннары, 2016 елда төбәк квалификация аттестациясе системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук "Иң яхшы мастер", "Яңа мастер" һәм "Иң яхшы укытучы" грантларында катнашу хакында фикер алыштылар.