18 мартта Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Мамадыш, Алабуга, Тукай, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2016" конкурсы финалында зона этапларында иң күп балл җыйган 15 тәрбияче катнашачак.