Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “Ел юристы” республика конкурсы ябылачак. Җиңүчеләр профессиональ стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.
Тантанада ТР юстиция министры Лариса Глухова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутат Марат Бариев, ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Александр Васин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәровның катнашуы көтелә.
Конкурста ТР югары уку йортлары юридик факультетларының 2-4 курс студентлары катнашкан. Проектта катнашу юриспруденция өлкәсендә махсуслашкан практикларның тәҗрибәсен өйрәнергә, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә белгечләр булып чыгыш ясарга, шулай ук ораторлык, аналитик сәләтне ачарга мөмкинлек биргән.
Бәйге 3 этапта үткән. 11-20 февральдә заявкалар кабул ителгән. 25-27 февральдә “Идел” яшьләр үзәге базасында студентлар адвокатлар, судьялардан, юридик фирма җитәкчеләреннән, ТР алдынгы вузларының кафедра мөдирләреннән лекцияләр тыңлаган, шулай ук конкурс процедураларында катнашкан.
Конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән ТР Студентлар лигасы оештырган.