Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру буенча тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтиханнар бара.
Анда катнашучылар бу фәннәрне сайлап алу буенча тапшыра. Вакытыннан алдан тарих буенча БДИда катнашуга 4,5 меңгә якын кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы уку елында мәктәпне тәмамлаучылардан - 50. Имтихан Россиянең 75 субъектында 106 сынау үткәрү пунктында узачак.
Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИда катнашу өчен 800гә якын кеше гариза биргән. Имтихан 60 субъектта 86 сынау үткәрү пунктында узачак.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барыла, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланыла.
Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча минималь балл 40ны тәшкил итә, тарих буенча - 32 балл.
Имтихан нәтиҗәләре 5 апрельгә кадәр билгеле булачак.
Искәртеп үтик: БДИ-2016 ның вакытыннан алда бирү чоры 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итә. Имтиханнар төп чорда 27 майдан 30 июньгә кадәр үткәреләчәк.