Татарстан Республикасында "Татарстан ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этаплары дәвам итә. 21-22 мартта Түбән Кама һәм Нурлат районнарында конкурсның зона этаплары узды. Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Яр Чаллы шәһәре, Әзерҗе, Чистай, Алексеевск, Менделеевск, Чирмешән, Аксубай, Әлки, Спас, Түбән Кама районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2016" конкурсы финалында зона этапларында иң күп балл җыйган 15 тәрбияче катнашачак.