“Туган тел” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше 24-25 мартта Казанда үтәчәк. Быел анда катнашучылар саны 100дән артты. Алар Россиянең 15 төбәгеннән. Финалга исә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләре буенча белем бирүче 34 укытучы чыкты.