Казанда республиканың иң яхшы педагог-психологын билгелиячәкләр

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

"Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы" республикакүләм бәйгесе финалы 28-29 мартта Казан шәһәрендә узачак.

Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психологик-педагогик ярдәм күрсәтә торган хезмәтләрдән һәм үзәкләрдән барлыгы 432 педагог-психолог катнашты. Аның кысаларында 3800 бала һәм яшүсмергә психологик-педагогик ярдәм күрсәтелде.

Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 78 педагог-психолог җиңүче дип табылды. Конкурс финалына Нурлат, Азнакай, Сарман, Алабуга, Әгерҗе, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Аксубай, Чирмешән муниципаль районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан калаларыннан иң яхшы 19 белгеч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International