Яр Чаллыда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” конкурсы узды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

23 мартта Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе узды. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән турына ТРның 53 торак пунктыннан һәр РФның 28 төбәгеннән 1578 заявка килгән. Киләсе турга аларның 856 сы узган.

Әлеге турда катнашучылар фәнни-тикшеренү эшләрен яклады һәм педагоглар өчен мастер-класслар уздырды. Шулай ук, “Укытучыларның методик эшләнмәләре” проектларын тәкъдим итү, җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәл үткәрү, А.С. Пушкин исемендәге “Пушкинские места. Доброхотское движение” тыюлыгы фәнни хезмәткәрләре белән очрашу да булды. Моннан тыш, иҗади эшләрне тәкъдим итү, шигырьләрне сәнгатьле уку, сәхнә сәнгате, компьютер иҗаты конкурсы, “Приют Поэта” һәм “Памяти С.С.Гейченко посвящается...” фильмнарын күрсәтү һ.б. чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International