Патриотик тәрбия!

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

24 мартта “Герет” саклык ширкәте чакыруы белән Алабуга балалар йорты тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы шәһәрендәге хәрби-патриот музейга барды. Балалар хәрби училище курсантлары турында кыска метражлы “Әни” фильмын карадылар. Бөек Ватан һәм Әфганистан сугышлары экспонатлары урнашкан музейны карадылар. Балалар хәрби кием киеп кулларына корал  тоттылар, хәтта, чын сугыш мотоциклына да утырып карадылар. Музей хезмәткәрләре сугыштан соңгы чор язмаларын патефонда уйнатты. Балалар тулысынча 40-50 елларга кайттылар. Музей экспонатлары баеп тора, чөнки музейны оештыручылар казылма – эзләүләргә йөри. Ватанга патриот караш тәрбияләгән, тарихны саклаган кешеләргә зур рәхмәт белдәресе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International