Бүген Россиядә рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшырылар. Рус теленнән вакытыннан алда БДИ тапшыру өчен 8 мең чамасы кеше гариза язган, аларның якынча 500 е –агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Бу чорда БДИ тапшыручыларның 43 проценты рус теле фәнен сайлаган.
Имтихан РФ ның 76 субъектында 123 сынау үткәрү пунктында узачак. Барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барыла, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланыла.
БДИ уза торган барлык төбәкләргә федераль инспекторлар, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәткәрләре җибәрелгән.
Имтихан 3 сәгать 30 минут (210 минут) дәвам итәчәк.
Искәртеп үтик: Татарстанда рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшыру теләген 183 кеше белдергән. Республикада сынау үткәрү пункты Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназиядә урнашкан.
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы мәктәпне тәмамлау турында аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәрнең берсе исәпләнә. Аттестат алу өчен минималь 24 балл җыю зарур. Моннан тыш, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре вузга кергәндә кирәк. Вузлар бу фән буенча минималь баллны 36 дан ким куярга хокуклы түгел.
Имтихан нәтиҗәләре 5 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.