КДМУ да инклюзив белем буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узачак

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан инвалидларының “Ника” республика иҗтимагый оешмасы “Инклюзив белем. Инвалидларны вузларда укыту: актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл утырышын үткәрә.

Утырыш 31 нче март 16 сәгатьтә КДМУ базасында (Бутлеров урамы, 49 а йорты, яңа уку корпусы, керү Курашов урамы ягыннан) узачак.

Чарада инвалидларның иҗтимагый оешмалары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, КДМУ мөгаллимнәре, студентлар катнашуы көтелә.

“Түгәрәк өстәл” утырышы законнардагы үзгәрешләр турында фикер алышуга, аларның физик мөмкинлекләре чикле затлар статусына йогынтысы, инвалидлар тарафыннан һөнәри белем алу өчен булган мөмкинлекләргә анализ ясауга багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International