“Туган тел” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Казанда ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Гран-прия иясе дип Казанның Вахитов районы 39нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөембикә Салихова табылды.

“Туган тел” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше узган атна ахырында Казанда үткәрелде. Быел анда катнашучылар саны 100дән арткан. Алар Россиянең 15 төбәгеннән булган. Финалга исә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләре буенча белем бирүче 34 укытучы чыккан.

I урынга Биектау районы Коркачы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рамазанова, Чирмешән районының Яңа Әлмәле урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова һәм Башкортстанның Уфадагы 24нче гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәбирә Риянова лаек булган. II урында – Татарстанның Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбинова, Азнакай районының Актүбә бистәсе 2нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Селезнева һәм Оренбург өлкәсе Саракташ районы Никитино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Лилия Килмөхәммәтова. III урынга Казанның Совет районы 175нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Энҗе Гаязова, Арча районы Шурабаш урта мәктәбенең мари теле укытучысы Олеся Антипова, Төмән шәһәренең 2нче төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова лаек дип табылган.

Моннан тыш, “Иң яхшы эссе өчен”, “Милли традицияләрне саклаган өчен”, “Туган телне, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау”, “Укытучылар остазы”, “Заманча технологияләрне нәтиҗәле кулланган өчен”, “Белем саклаучы”, “Ышанычлы киләчәк” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Конкурсны ябу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International