29 мартта Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында (Зайцев ур., 15нче йорт) “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә.
Шуны билгеләп үтик: “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсы финалы бүген башланды. Аның зона этаплары республиканың Питрәч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында, Яр Чаллы, Казан, Азнакай шәһәрләрендә үткәрелгән иде.
Конкурсның беренче көнендә катнашучылар үзләрен презентацияләргә, ата-аналар җыелышы үткәреп, аларны борчыган темаларга сөйләшергә тиеш була. Моннан тыш, чара кысаларында 2 көн дәвамында Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан педагог-психологлар өчен “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын исәпкә алып, мәктәпләрдә белем бирү процессын психологик-педагогик озату” дигән темага мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Иртәгә финалистлар ачык дәрес үткәрергә һәм “Кейс” дип аталган бәйгедә белем сынашырга тиеш була.