2016 елның 26 нчы мартында Пенза өлкәсенең Кикино авылында “Сәләтле балалар” дип аталган XIV традицион Кикин форумы булып узды. Ел саен форумда өлкәнең үзеннән һәм Россия регионнарыннан меңнән артык сәләтле укучы катнаша. Алар үзләренең фәнни һәм иҗади казанышларын күрсәтә, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша. Әлеге форумда гимназия сыйныфы укучылары һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары да актив катнашты. 8 нче гимназия сыйныфы укучылары Мәрдәнов Мөнир - “Вокал”, Гарипова Алисә – “Халык иҗаты”, 9 нчы сыйныф укучысы Зыятов Илгиз “Музыка уен коралында уйнау (курай)” номинацияләрендә Гран-прига лаек булдылар. 4 курс студенты Гөлзилә Гафурова (“Шигърият”) -Гран-при, 2 курс студенты Яруллин Илһам (“Вокал”) – I, 3 курс студенты Миндубаева Айгөл (“Туган якны өйрәнү”) III урыннарны яуладылар. Татарстан Республикасыннан делегат булып килгән Арча педагогия көллияте укучылары һәм студентлары татар халык җырларын башкару, халык уен коралларында уйнау (курай), туган як әдәбияты һәм үзләре иҗат иткән шигырьләре аша татар мәдәниятенең уникальлеген күрсәтә алдылар.