28 мартта вакытыннан алда үткәрелгән математика буенча профильле Бердәм дәүләт имтиханы өзелми генә тәмамланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Вакытыннан алда имтиханнар штат режимында, техник тоткарлыклардан башка, узган. Шулай ук контроль материаллар челтәргә чыгу һәм җитди тәртип бозу очраклары ачыкланмаган. Бу 2016 елда БДИ оештыру дәрәҗәсе югары булуы турында сөйли”, - диде Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов.
Математика буенча профильле БДИ вакытыннан алда бирергә 6,5 мең чамасы кеше теләк белдергән, аларның 250 се – агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар.
Имтихан Россия Федерациясенең 77 субъектында 16 сынау алу пунктында узды. Барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылган, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланылган.
Барлык төбәкләрдә дә сынау барышын федераль инспекторлар, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәткәрләре контрольда тоткан.
Имтихан нәтиҗәләре 8 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.