Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы призына мәктәп укучылары арасында ХХ ачык шахмат турниры

2016 елның 26 марты, шимбә

23-25 мартта Яр Чаллы шәһәренең Шахмат-шашка клубында Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы призына шәһәр укучылары арасында ХХ ачык шахмат турниры булды.

Турнирда барлыгы 218 кеше,ягъни  Яр Чаллы шәһәренең 52 мәктәбе һәм Актаныш районының 2 мәктәбе укучылары катнашты.

Командалар арасында узган  ярышта  беренче урынны 32 нче мәктәп укучылары алды. Бу командада түбәндәге укучылар ярышты: Новиков Роман, Белавин Михаил, Морозов Владимир һәм Иванова Юлия. 78 нче лицей укучылары Красов Илья, Рычков Алексей, Мурзаев Даниил һәм Любицкая Диана икенче урынга лаек булдылар. Призлы өченче урынны Актанышның 3нче гимназия укучылары Ишамов Гадел, Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир һәм Гимазова Роза яуладылар.

 Шәхси зачетта, яшүсмер егетләр арасында беренче урынны Илья Красов (78 нче лицей), икенче урынны Игнат Асафьев (26 нчы гимназия), ә “бронза” ны Егор Фоничкин (26 нчы гимназия) алдылар.

Кызлар арасындагы турнирда  беренче урында Юлия Иванова (32 нче мәктәп), икече урында шул ук мәктәп укучысы Каролина Будкина булдылар. Ә өченче урынга Роза Гимазова (Актаныш 3нче гимназия) лаек дип табылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International