КФУның юридик факультеты студентлары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә булды

2016 елның 25 марты, җомга

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә укучы яшьләр өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бу юлы анда Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары булды.

Дәресне ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм КФУның юридик факультетының конституция һәм административ хокук кафедрасы ассистенты Артем Тарасов үткәрде.

Булачак юристлар ТР ҮСК эше, Россия парламентаризмы тарихы, бүгенге Россиядә сайлау системасы һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга әзерлек барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International