Разил Вәлиев: "Дөньяда сәләтсез бала юк"

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы узды. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).

Биредә башта укучылар өчен республика парламенты буйлап экскурсия оештырылды. Секция исә ике өлешкә бүленеп эшләде: 5-7 нче сыйныфлар һәм 9-11 нче сыйныфлар өчен утырышлар аерым үткәрелә.

Укучыларның иҗади эшләренә Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Линар Закиров бәя биргән.

Секция утырышында катнашучы ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзен Туфан ага Миңнуллин хакындагы истәлекләреннән башлады. "Туфан ага студентларны, укучылары, авыл кешеләрен бик ярата иде. Аның атаклы сүзләре бик күп, аларны да укыгансыздыр. Туфан Миңнуллин фикеренчә, 12-15 яшьтә бала шигырь, хикәя, әкият язып карамый икән, димәк, ул баланы табибка күрсәтергә кирәк. Сезнең берегез дә табибка күрсәтерлек кешеләр түгел, чөнки сезнең тәнегез генә түгел, рухыгыз да сәламәт, - диде ул укучы яшьләргә мөрәҗәгать итеп. - Иҗат ул кешегә канат куя. Минемчә, дөньяда сәләтсез бала  юк".

Шагыйрь һәм депутат үзенең Туфан Миңнуллин белән бик якын һәм җылы мөнәсәбәтләрдә булганлыгын билгеләп үтте. "Туфан ага коеп куйган язучы гына түгел, ул билгеле, бик оста сәясәтче иде. Тормышны, халыкка нәрсә кирәк булуын яхшы белде. Тик белү генә аз, андый белүчелр шактый, ә ул исә бу мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерү сәләтенә дә ия булды, - дип ассызыклады Разил Вәлиев. - Мондый конференцияләр уздыру Туфан аганың рухын шатландырыр, безнең әдәбиятыбыз үсешенә нигез булыр дип уйлыйм."

Жюри рәисе Васил Гарифуллин сүзләренчә, журналистикага багышланган секция быел киңрәк кысаларда узган. Алдагы елларда бу юнәлештәге эшләр Туфан Миңнуллинның журналистик әсәрләрен, публицистикасын өйрәнүгә багышланган булса, быел исә катнашучылардан журналистик язмалар таләп ителгән. Алар төрле жанрларда язылган, тематикасы да бик киң, диде жюри рәисе. "Алар милләт темасын да, мәдәният темасын да, тарихыбыз, гореф-гадәтләр, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, кешеләр язмышлары - болар бөтенесе дә балалар язмаларында чагылыш тапкан. Шуңа бәйле рәвештә, жанрлар ягы да бик киң иде. Күпчелек язмаларны бүген үк аудиториягә тәкъдим итәргә була. Быелгы конференциянең үзенчәлеге һәм үсеше дә шунда дип уйлыйм", - диде галим.

Утырышка 30 лап укучы чакырылган. Алар секция эшендә катнашучыларны үзләренең иҗади эшләре белән кыскача таныштырды. Мисал өчен, Яр Чаллы шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килгән Алия Ильясова "туган телеңне белмичә яшәп буламы" дигән сорауга җавап эзләгән. Тукай районы Түбән Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Алмаз Әхмәтҗанов тормыш сынауларына бирешмичә, ныклы рухлы булып кала алган кешеләрне язмасының геройлары итеп алган. Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясе укучысы Азат Мөхәммәтшин язмасында экология темасын яктырткан һәм язмасын "Яшел почмак яшьле почмакка әйләнмәсен!" дип атаган. Автор язмада Дәрвишләр бистәсе тирәсендә булган елга-күлләрнең, урманнарның экологик хәле турында язган, аларның кешеләр тарафыннан пычратылуына игътибарны юнәлткән. Тукай районы Яңа бистәсе урта мәктәбе укучысы Айгөл Нуретдинова Яр Чаллы театрына бина салдыру мәсьәләсен күтәреп чыккан. Ул театр, иҗатның кешегә тәэсире, тел, милләтне саклауда ролен күрсәткән.

Журналистика өлкәсендә җиңүчеләрне көннең икенче яртысында бүләкләячәкләр. Укучылар каршында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың чыгыш ясавы көтелә.

Искәртеп узабыз: конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирелә торган 12 нче гимназиясе белән берлектә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты булган Туфан Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, уздырыла.

Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел, татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.

Барысы 4 секциядән гыйбарәт конференциянең укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә 24 мартта үткәрелгән. Анда “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр каралган. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булып, ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашуга корылган. Сөйләшү исә татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр; укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысына багышланган иде.

Шулай ук “Театр яктылыкка, нурга илтә!” секциясе каралган, ул, исеменнән аңлашылганча, драматургиягә нисбәтле һәм татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International