Татарстанлыларны финас яктан грамоталы булырга өйрәтәчәкләр

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

РФ Үзәк банкы, укучыларның финанс грамоталыгын арттыру максатыннан, яңа дәреслек бастырып чыгарган. “Финанс грамоталыгы нигезләре” дип аталган әлеге дәреслек 9 нчы сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән.

Әлегә фәнне ни рәвешле укытулары төгәл генә билгеле түгел, шушы мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләшүләр алып барыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе Илкүләм банкының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин хәбәр итте.

“Республикада, балалар бакчаларына йөрүчеләрдән алып, пенсия яшендәге гражданнарга кадәр финанс грамоталылыгын арттыруга мохтаҗ кешеләр күп”, - диде журналистлар белән очрашу барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Илдар Яруллин.

Аның сүзләренчә, иң элек кадрларны әзерләү мөһим. Шулай ук белем бирү программасын булдыру да кирәк.

Илдар Яруллин хәбәр иткәнчә, республикада мәктәп укучыларының гына финанс грамоталылыгын арттырып калмыйча, якын киләчәктә татарстанлыларга да бу юнәлештә белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак. Әлеге проектта РФ Үзәк банкы Илкүләм банкының ТР буенча бүлеге, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һ.б. ведомстволар катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International