Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында республикакүләм театраль бәйге узды

2016 елның 25 марты, җомга

25 нче мартта  Түбән Кама нефтехимия көллиятендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында республика бәйгесе узды. Әлеге бәйге инглиз шагыйре һәм драматургы В.Шекспирның тууына 400ел тулу уңае белән үткәрелде. Республиканың 25 һөнәри уку йортыннан 66  студент үзләренең театраль осталыкларын,сәхнә культурасын,инглиз әдәбиятенә мәхәббәтләрен күрсәттеләр.Бәйгедә катнашып,җиңү яулаганнарга-дипломнар,барлык катнашучыларга сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International