Римма Ратникова Туфан Миңнуллинга багышланган конференциянең журналистика секциясендә катнашучылар белән очрашты

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы кысаларында мәктәп укучыларының ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова белән очрашуы булды. Анда жюри әгъзалары Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова һ.б. бар иде.

“Миңа еш кына, нигә сез гел балалар белән очрашып йөрисез, дигән сорау бирәләр. Мин бу кисәтүләр белән килешә алмыйм, чөнки минем моңа күңелем тарта. Сезнең белән аралашырга, танышырга, фикерләрегезне белергә, үземнең фикерләремне сезгә җиткерергә омтылам”, - дип, Римма Ратникова һәм яшь журналистлар белән очрашуына аеруча шат булуын белдерде.

Туфан ага Миңнуллинга килгәндә, парламент җитәкчесе урынбасары аның журналист һәм публицист булуын, бик кадерле икәнен билгеләп үтте. “Олуг шәхесләребез — Габдулла Тукай, Муса Җәлил дә журналист булган. Безгә алар белән горурланып яшәргә, аларны өйрәнергә кирәк”, - диде ул Туфан аганы әлеге бөек затлар рәтенә куеп.

“Туфан абый беркайчан да яраклашырга тырышмады, барысын да турыдан әйтә иде. Бигрәк тә мәдәнияткә, милләткә, телгә кагылышлы законнар булса, беркайчан да фикерен җиткерми калмады. Депутат буларак без аны бик юксынабыз”, - дип, хис-кичерешләрен җиткерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Ул шулай ук татар телен белгән һәм аның турында кайгырткан кешеләрнең парламентта бармак белән генә санарлык булуын ассызыклап, моны кызганыч хәл, дип атады.

Туфан Миңнуллинның иҗатына килгәндә, Римма Ратникова аның “Чаян” журналында журналист буларак эшли башлавын, бөек драматург һәм танылган публицистның тормышының бу өлеше ныклап өйрәнелмәгән булуына басым ясады.

“Минемчә, татар журналистикасына хәзер бик сәләтле кешеләр килә”, - диде ул һәм укучы балаларның журналистика тарихын белүе белән дә кызыксынды. Шулай ук, "Алтын каләм" бәйгесе хакында мәгълүмат бирде. Әлеге конкурсны, журналистикага килергә теләүчеләр өчен баскыч, дип атады.

Васил Гарифуллин журналист хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлатты. "Сезнең максатыгыз − көндәлек мәсьәләләрне чишү булырга тиеш", - диде ул һәм укучыларны бу өлкәдә көн саен эшләргә өндәде.

Римма Ратникова журналистиканың нәрсә икәнен аңларга, журналистлар белән аралашу, мәктәпләрдә газеталар чыгаруның мөһимлеген ассызыклады. "Журналистика − ул бик җаваплы һөнәр. Без мәгълүматны тикшереп, төрле чыганаклар аша өйрәнеп, төгәл фактларга таянып эшләргә тиеш", - диде ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфуллина фикеренчә, республикада укучылар өчен бик күптөрле фәнни конференцияләр үткәрелә, әмма анда катнашучыларның барысы да фән эшлеклесе булып китми. “Бүгенге конференция нәтиҗәсе дә монда катнашучыларның барысы да журналист булыр дигән максат куеп эшләнмәгән. Тик аңа әзерлек процессында укучы татар телендә материал язган, үзе өчен ниндидер ачыш ясаган, үзен кызыксындарган фикерне алып, аны тирәнәйтергә тырышкан, ниндидер бер план корган”, - дип, конференциянең уңай якларын билгеләп үтте. Әлеге чараның укучылар өчен аралашу мәйданчыгы булуын, укытучылар да үзләренә файдалы мәгълүмат алуын ассызыклады.

Азактан исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Лауреатларга дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелсә, I һәм II дәрәҗә дипломнар алучыларга көмеш беләзекләр, егетләргә кыйммәтле каләмнәр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International