Быел Казанда мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерүгә 504,6 млн сум акча каралган

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Казанда быел мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерүгә 504,6 млн сум акча каралган, шушы суммага 1 сентябрьгә кадәр 17 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының торышы тиешле тәртипкә китерелергә тиеш. Аерым алганда, мәктәпләрне төзекләндерү эшләре 8 төрле булып, балалар бакчаларында шуларга яслә төркемнәрендә җылы идәннәр түшәү һәм ачык һавадагы мәйданчыкларда кояштан, явым-төшемнәрдән ышыклану өчен корылмалар ясау кебек эшләр өстәлгән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта аңлатма биреп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кытлык булу сәбәпле, “Танкодром” микрорайонында күченеп киткән спорт мәктәбеннән бушаган бина профиле балалар бакчасы итеп үзгәртеләчәк. Түбәсе, ишек-тәрәзәләре, инженерлык коммуникацияләре алыштырылгач, тирә-ягын матурлатып, уңайлыклар булдыргач, бинада 220 урынга исәпләнгән 332 нче номерлы яңартылган балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук 168 нче номерлы мәктәптә былтыр башланган физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен реконструкцияләү эшләре быел дәвам иттерелә. Аерым алганда, быел бинага керү турылары яңартыла, эчке ишекләр алыштырыла, инженерлык системалары, фасад һәм санитар узеллар төекләндерелә-яңартыла. Журналистларга соңыннан ачыклык кертеп, И.Гыйниятуллин, соматик авыру балалар өчен каралган мәктәпнең бер өлеше балалар бакчасы булып, ремонт белән кергән юлы, ул өлешен ремонтсыз бүлеп калдырмау хуп күрелде, шуңа күрә ремонт эшләр быелга да калды, диде. Шулай ук Киров районында мәдәни мирас объекты саналган бинада урнашкан (Кече Мәскәү ур., 12) 15 нче татар гимназиясе дә капиталь төзекләндереләчәк.

Җыеп кына әйткәндә, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча Президент программасы гамәлгә кертелгәч, ягъни 2012 елдан бирле Казанда 108 гомуми белем бирү мәктәбе бинасы капиталь төзекләндерелде (2012 елда – 44, 2013тә – 19, 2014тә – 26, 2015 елда – 19), шуңа 2,4 млрд сум акча каралган иде. Шул рәвешле, капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 30 елдан артык элек төзелгән мәктәпләрнең 81 проценты капиталь төзекләндерелгән. Борлардан тыш, былтыр 4 балалар бакчасында да шундый эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International