Казанның Идел буе районында урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Белем бирү йортының түбәсе ремонтланган, яңа ишек һәм тәрәзәләр урнаштырылган, инженерлык коммуникацияләре тулысынча яңартылган.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин башкарылган эшләрне бәяләп кайтты. Шәһәр җитәкчесе яңартылган уку бүлмәләрен күздән кичереп, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән аралашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, бина инде күптән капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ – ул 1977 елда төзелгән. Мэр Илсур Метшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2012 елдан бирле тормышка ашырылып килә торган капремонт программасы аркасында күпләгән шәһәр мәктәпләре биналарын яңартуга ирешелгәнлеген һәм мәгариф системасы өчен уңайлы шартлар булдырылганлыгын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе сыйфатлы ремонт өчен подрядчыларга, район башлыгына һәм эшләрне контрольда тотканы өчен директорга рәхмәт белдерде.
Мәүлетов ур., 15 адресы буенча урнашкан 127 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе шәһәрдәге иң олы һәм зур мәктәпләрнең берсе булып тора – 1320 укучыга исәпләнеп төзелгән мәктәптә бүген 774 бала белем ала. Сентябрьдә яңа укучыларны кабул итәргә мәктәп тулысынча әзер. Илсур Метшин башлангыч сыйныф укучыларының кабинетларын, музыка кабинетын, актлар залын, ашханәне һәм юыну-бәдрәф бүлмәләрен карады.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар шәһәр җитәкчесенә мәктәптә үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Илсур Метшин, үз чиратында, мәктәпкә уңышлар теләде.