КФУ ректоры: “Бүген вуз хезмәт базары шартларына тиз арада җайлаша алырлык белгечләр әзерли”

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетында 44 меңләп студент белем ала. Алар арасында Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек вәкилләр бар. 3,2 меңләбе чит илләрдән килеп укый. Аерым алганда, бүген вузда БДБ илләреннән, Кытай, Һиндстан, Конго, Никарагуадан, АКШтан һәм башка бик күп илләрдән студентлар бар.

Бүген “Татар-информ” МА мәйданчыгында әлеге агентлык генераль директоры Леонид Толчинский белән “Көн темасы” программасы кысаларында уздырылган очрашуда КФУ ректоры Илшат Гафуров шундый мәгълүмат китерде. Аның сүзләренчә, бүген югары уку йортына кабул ителүчеләрнең сыйфаты арта бара. Хәзерге вакытта бу сыйфат дәрәҗәсе Бердәм дәүләт имтиханы дигән төгәл параметр белән бәяләнә.

“КФУга укырга керүчеләрнең Бердәм дәүләт имтиханнары баллары елдан-ел арта. Россиядә булган 10 федераль университет арасында иң югары баллар – бездә”, – дип билгеләп үтте ректор. Университетка укырга керүчеләрнең белем, сәләт дәрәҗәсе югары уку йортының абруе турында сөйли, дип саный ул. Бүген КФУда 3,2 мең чит ил студенты укый икән, бу вузның алар өчен кызыклы булуын күрсәтә. Ник дигәндә, чит ил студентларының күпчелеге түләп белем ала яки аларның чыгымнарын дәүләтләре каплый. Бик сирәкләре генә грантлар буенча кабул ителеп, Россия бюджеты хисабына укый. Һәрхәлдә, алар белем аласы югары уку йортын, бу очракта, – КФУны, үзләре сайлый, дип ассызыклады Илшат Гафуров.

Ул хәзерге заман Россия студентларын сурәтләп, аларның шактый төрле, әмма барысының да сәләтле булуын билгеләп, шул ук вакытта бүгенге яшьләргә булдырылган мөмкинлекләрне совет чоры яшьләренеке белән чагыштырырлык түгеллегенә игътибарны юнәлтте. Әле моннан берничә ел элек кенә вуз тулай торакларының 1 бүлмәсендә берьюлы 5-6 кеше яшәгән булса, хәзер КФУ студентлары – искиткеч уңайлы шартларда – “Универсиада авылы” заманча кампусында. КФУ ректоры әйтүенчә, андагы стандартларга туры китереп, югары уку йортының башкаланың үзәк өлешендә урнашкан иске тулай торакларын да рәтләү эшенә керешкәннәр. Берничә атна элек кенә Пушкин урамындагы 1,3 мең урынга исәпләнгән тулай торак төзекләндерелеп, заманча җиһазландырылып, файдаланышка тапшырылган. Андагы бүлмәләр “Универсиада авылы”ндагыларныкыннан берни белән дә аерылмый. Өстәвенә, шәһәр үзәгендә урнашканлыктан, бу тулай торакта яшәүчеләр укырга тизрәк барып җитү мөмкинлегенә ия. Илшат Гафуров бу юнәлештәге эшчәнлекнең киләчәктә дә дәвам иттереләчәген ышандырып куйды. Ул совет чоры студентларының комсомол оешмасының даими күзәтүе астында булуын искәртеп, ул яктан да бүгенге студентлар ирекле, алар үзләренең фикерләрен ачыктан-ачык белдерә, дип билгеләп үтте. Хәзерге студентлар, теләге булганда, бер белем алу юнәлешеннән икенчесенә, бер факультет яки институттан икенчесенә күчәргә хокуклы. Совет чорында бу да юк иде, дип искә алды ректор үзенең студент елларын.

Коррупция очракларын профилактикалау, студентлар белеменә объектив бәя бирү максатыннан, КФУның Юридик факультеты һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институтында эксперимент үткәргәннәр. Студентларга семестр буе КФУ мөгаллиме белем биргән, әмма ахырда сынауны, имтихан яки зачетны Россиянең башка университетыннан килгән укытучы кабул иткән. Шуңа да карамастан, нәтиҗәләр тискәре булмаган.

“Әкренләп без шуңа таба барабыз: киләчәктә студент имтиханны семестр ахырын көтеп тормыйча да тапшыра алачак. Ул тиешле материалны үзлектән өйрәнеп, сынауны, әйтик, гыйнварда узасы урынга октябрьдә үк узарга һәм буш вакытын башка юнәлеш буенча белем алуга сарыф итәргә, шул рәвешле, өстәмә курсларда укырга мөмкин. Бу аның югары белем алу турындагы дипломында да чагылыш табачак”, – дип сөйләде Илшат Гафуров киләчәктә университетта мәгариф тенденцияләренең үзгәреш кичерәчәгенә игътибарны юнәлтеп.

Федераль вуз ректоры фикеренчә, бүген КФУ билгеле бер фән юнәлешләре буенча гына түгел, ә хезмәт базары шартларына тиз арада җайлаша алырлык белгечләр әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International