7-9 апрельдә Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты узачак.
Өч көн дәвам итәчәк чемпионатта 454 кеше, шул исәптән Россиянең 17 субъектыннан 100-ләп вәкил катнашачак. Чара кысаларында 10-17 яшьлек мәктәп укучылары катнашында 15 компетенция буенча “JuniorSkills” ярышлары үтәчәк. Гомумән алганда, ярышларда 56 компетенция буенча көч сынашачаклар. Барлык һөнәрләр дә төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн дигән 6 эре блокка бүленгән.