Укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә март аенда Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның республика конференциясе  үткәрелә. Агымдагы елда әлеге Конференция өченче тапкыр узды.

Конференциядә катнашу өчен 2016 елның гыйнвар аеннан 15 нче февраленә кадәр журналистика һәм фәнни эшләр номинациясенә 275 эш, драматургия номинациясенә 58 эш, мәктәп китапханәчеләре секциясенә 20 эш кабул ителде.

Конференциянең төп этабында катнашу өчен мәртәбәле жюри тарафыннан 100 дән артык эш сайлап алынды һәм аларның авторлары йомгаклау турына чакырылды.

«Драматургия. «Театр яктылыкка, нурга илтә!..»» номинациясе 2016 елның 14-15 нче мартында К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте, «Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш», «Утырып уйлар уйладым» мәктәп китапханәчеләре секциясе 2016 елның 24 мартында Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә һәм «Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән» секциясе   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды.

Секция утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сәламләделәр һәм әлеге чара талантлы яшьләрнең журналистика өлкәсенә килүенә бер этәргеч булыр дигән ышанычын белдерделәр.

Конференциядә җинүчеләргә һәм барлык катнашучыларга тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I, II, III дәрәҗә һәм лауреат дипломнары тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International