Татарстан галимнәре дәүләт бүләкләренә ия булды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мактаулы исемнәр алучылар арасында фән эшлекләре дә бар иде.

Аерым алганда, Казан дәүләт аграр университетының “Физик тәрбия” кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы Юрий Ванюшин һәм Россия белем бирү академиясенең педагогика һәм психология институты профессоры, педагогика фәннәре докторы Римма Гыйльмиева “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” исеменә лаек булды.

“Татарстан Республикасының атказанган химигы” исеме исә Казан илкүләм тикшеренү технология университетының полиграфия процесслары һәм кинофотоматериаллар кафедрасы мөдире Руслан Гариповка бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International