Ел саен Казанда уздырыла торган “Ягымлы яз” фестиваленә заявкалар кабул ителә башлады. Анда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар катнашырга хокуклы. Заявкаларны Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кабул итәләр.
Фестиваль Казан мэриясе һәм шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, “Молодежь Казани” оешмасы тарафыннан оештырыла.
Милли сәнгатькә йөз тотып, 1992 елдан бирле ел саен уздырыла торган фестиваль быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Чара программасы үз эченә хореография, вокал, театр, мода театры, шигырь язучы авторлар конкурсы юнәлешләрен ала. Шулай ук, фестиваль кысаларында “Ягымлы Язбикә”не дә сайлаячаклар. Жюри рәисе — Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова.
“Ягымлы яз” татар эстрадасы җырчылары өчен иҗат башлангычы мәйданчыгы булып санала. Аның аша Раяз Фасыйхов, Алсу Хәбибуллина, Рөстәм Закиров, Эльвина һ.б. җырчылар танылу алган.
Заявкаларны 12 апрельгә кадәр http://goo.gl/forms/FGKlMhi5lL сылтамасы аша кереп, электрон вариантта калдырырга мөмкин. Татарстан шәһәр һәм районнарында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче катнашучылар сайлап алу турын читтән торып узу мөмкинлегенә ия. Моның өчен заявканың электрон вариантын тутырып, фестиваль таләпләренә туры килә торган конкурс программасын сыйфатлы видеога төшереп, 2375992@bk.ru электрон адресына юллау шарт.
Сайлап алу туры 20 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең белем бирү-лаборатория корпусының концертлар залында узачак.
Фестивальнең гала-концерты да шунда 21 апрель көнне үткәреләчәк. Шушы милли сәнгать бәйрәмендә узган фестивальләрнең җиңүчеләре катнашыр дип көтелә.
Бу хакта Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге ачыклык кертә.