Гаяз Исхакый исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 нче мартында Чистай муниципаль районы Яүширмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә Г.Исхакый  исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге Конференция укучыларны күренекле язучы Гаяз Исхакыйның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру,  укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү һәм сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Конференциядә Татарстан Республикасының 27 муниципаль районыннан, Башкортостан Республикасының Миякә районы һәм Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186 татар этнокомпонентлы  урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган  163 укучы эше кабул ителде, шулар арасыннан 62 эш авторы Конференциянең төп этабына чакырылды.

Фәнни-гамәли конференция Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган түбәндәге секцияләр буенча алып барылды: «Г.Исхакый иҗатына заманча караш», «Г.Исхакыйның публицистик эшчәнлеге», «Исхакый һәм аның замандашлары», «Татар әдәбиятында Г.Исхакый традицияләре».

Конференциядә җиңү яулаган укучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I, II, III дәрәҗә дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International