Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы була

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

3 апрельдән алып 9ына кадәр Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы була. Киләсе атна дүшәмбе, ягъни 4 апрельдә көннең беренче яртысында Идел буе спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында олимпиаданың соңгы этабын ачу тантанасы була.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган белешмә буенча, аерым алганда, биредә илнең 52 төбәгеннән 200дән артык укучы – Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак. Татарстан Республикасы исеменнән исә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән информатикадан иң көчлеләрдән 16 укучы катнашып, җиңү өчен тырышырга тиеш була. Һәрхәлдә, аларга шундый ышаныч баглана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International