Татарстанда «Сәләт-Олимп» олимпиадага һәм БДИга әзерлек мәктәбе ачылды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Сәләт-Олимп» олимпиадага һәм БДИга әзерлек мәктәбе ачылды. Ул “Байтик” балалар савыктыру лагеренда 3 апрельгә кадәр эшләячәк.

Мәктәп “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә куела.

Татарстан Республикасының акыллы яшьләре математика, информатика һәм җәмгыять белеме буенча белемнәрен арттырырга җыелды. Алар белән республиканың иң яхшы укытучылары һәм педагоглары эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International