Каюм Насыйриның үзе "иҗтиһадының иң югары ноктасы" санаган уникаль кулъязмасы тәкъдим ителә

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген сәгать 11дә ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан, Кремль, 5 нче подъезд) Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уникаль китап тәкъдим ителә.

Бу хакта “Татар-информ”га Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, академик, профессор Альберт Борһанов мәгълүмат бирде.

Мәшһүр галим, татар мәгърифәтчесенең бу кулъязмасы заманыбызның чын фәнни ачышы санала. Аерым алганда, китап галимнең 4 еллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып, ул 1886 елда тәмамлана. Каюм Насыйри үзе аны "иҗтиһадының иң югары ноктасы", фәнни эшчәнлегенең иң зур тырышлыгы җимеше санаган.

Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International