Татарстан студентлары өчен "Транспорт гранты" язгы конкурсы башланды, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте. Катнашучылар 6 апрельгә кадәр конкурсның studgrant.ru сайтында теркәлү уза ала.
2011 елдан башлап - проект тормышка ашырылган 5 елда - Татарстанның 30 мең студенты транспорт гранты алган. Конкурста республиканың 26 шәһәре, бистәсе һәм авыллары студентлары катнаша. Ул елга 2 тапкыр үткәрелә, шуңа күрә язгы һәм көзге грант дип атала. Конкурста һөнәри белем бирү һәм югары белем оешмаларында көндезге бүлектә укучы, сессия нәтиҗәләре буенча академик бурычлары булмаган студентлар катнаша ала. Алар җәмәгать, фәнни, спорт һәм иҗади эшчәнлектә актив катнашырга тиеш.
Проектны ТР Хөкүмәте ярдәме белән "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя.