Быел Казан мәктәпләрендә язгы каникул 21-29 мартта була. Шуңа кадәр барлык мәктәпләрдә дә, балаларның юлларда, сулыкларда иминлеген кайгыртып, ата-аналар җыелышлары һәм 18ендә Юл хәрәкәте иминлеге көне үткәреләчәк.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә язгы каникулда балалар иминлеге һәм ялы мәсьәләсендә аңлатма биргән башкала Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шул хакта белдерде.
Балалар ялына дип 141 мәктәп базасында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк һәм алар 7 меңләп укучыга исәпләнгән. Андый лагерьлар быел кышкы каникулда беренче тапкыр буларак оештырылмастан (ул муниципаль идарәләр карамагына бирелде), язгы каникулга калдырылды. Кышкы каникулда әти-әниләр, нигездә өйдә булганга, Татарстан башкаласында лагерьлар эше язгы каникулда кирәгрәк саналды.
Бу каникулда “Лига IQ” уку-танып белү сменасы икенче ел рәттән гамәлдә була, анда исә укытучылар чыгарылыш классларны йомгаклау имтиханнарына әзерлек буенча эшли һәм укуда арттарак калганнарның белемен күтәрә, сәләтле балалар белән эшли.
И.Һадиуллин сүзләренчә, Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында мәктәп китапханәләрендә “Без укырга яратабыз” танып белү программасы, шулай ук мәктәпләрдә ТАССР оешуга 100 ел, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, ГТО комплексы нормалары тапшыруга, Россиядә Кино елына багышланган тематик чаралар, балалар хәрәкәтләре форумнары һ.б.лар була. Мәдәни чаралардан “Квартетның тылсымлы кыллары”, “Музей – мәктәп” кебек төрле чаралар каралган. Болардан тыш, 600ләп укучы әти-әниләре белән Казан һәм Россия буенча туристик сәяхәткә чыгачак, дип бәян итте мәгариф идарәсе башлыгы. Бу уңайдан мэр Илсур Метшин, күп санлы бала катнашындагы танып белү, ял чараларын оештырганда балалар иминлеге мәсьәләсендә саклык чаралары күрү мөһимлегенә игътибарны юнәлтеп, аны өстенлекле мәсьәлә буларак басым ясап әйтте.