ТР Дәүләт Советында ТР студентлар арасында парламент дебатлары буенча республика чемпионаты финалы үткәрелде. Аның беренчесе исә былтыр булган иде.
“Республика дебатов” Татарстан белем бирү-дискуссия үзәге советы рәисе Альберт Карпов сүзләренчә, быелгы чемпионатта 200дән артык кеше, шул исәптән Татарстан югары уку йортлары студентлары, катнашкан. Финалга чыккан 8 кеше 4 командага бүленеп, беренче хөкүмәт, икенче хөкүмәт, беренче оппозиция, икенче оппозиция командалары вәкилләрен тәшкил иткән.
“Парламент дебатлары буенча ТР Чемпионаты республика дебатерлык бергәлегенең төп чарасы булып тора. Парламент дебатлары – ул дөньяның һәрбер эре югары уку йортында диярлек гамәлдә булган интеллектуаль уен, - дип, А.Карпов аның ел да 100дән артык илне колачлавын билгеләп үтте. – Әгәр Россиядә иң интеллектуаль уен дип “Что? Где? Когда?” уены саналса, дөнья мәйданында – парламент дебатлары. Россиядә дебатерлык бергәлеге шактый яшь булуга карамастан, Татарстан инде субъектлар арасында уенны уздыру сыйфаты һәм катнашучылары әзерлеге ягыннан лидерлыктагы өчлеккә керә”.
Уенның максаты – теге яки бу закон проектын алга этәрү, ул исә парламентта фикер алышуларны модельләштерү юлы белән тормышка ашырыла. Аерым алганда, сценарий буенча финалистлар (хөкүмәт командалары) сайлауга килмәгән өчен административ җаваплылык кертү турында закон проекты үткәрмәкче булып, бу инициативага каршы фикер (оппозиция командалары) белдерде.
Уенның үзенчәлеге буларак катнашучыларга дискуссиягә әзерлеккә нибары 15 минут бирелүне әйтергә була. Аннары уенчылар үзләренең интеллектуаль мөмкинлекләрен, эрудициясен, аналитик фикер йөртү, ораторлык сәләтләрен, шулай ук критик күзлектән фикерли белүен күрсәтте. Нәкъ менә шул сыйфатларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм республика парламентының башка вәкилләре, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Александр Сидякин, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова, ТР Президенты Аппараты, ТР Конституцион суды, ТР Җәмәгать палатасы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре һ.б.лар кергән мәртәбәле жюри бәяләде.
Чемпионатта катнашучыларны сәламләү чыгышында Марат Бариев аларга кыюлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бу яшьтә ТР Дәүләт Советы җитәкчелеге алдында дебатларда катнашырга һәркем җөрьәт итә алмый, диде.
“Дебатлар сөйли белүне шомарта дип санала. Әмма бу гына түгел. Кешенең харизмасын ачыклау мөһим. Аны еллар дәвамында шомартып була, диләр. Коммуникатив сәләтләрнең, күндерә белүнең булачак сәясәтчегә карьера ясап, уңышлы эшләү өчен кирәклеге аннан ким түгел, - дип басым ясап әйтте Римма Ратникова. - Бәлки яшьләрнең кайсын да булса үзебезнең праймеризга чакырырбыз, кайсы беләндер алга таба хезмәттәшлек итәрбез... Мөгаен, арагызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының булачак депутатлары бардыр”, - дип мөрәҗәгать итте ул дебатларда катнашучыларга.
Александр Сидякин сүзләренчә, дискуссия – теләсә кайсы җәмгыятьне алга этәрү механизмы. “Без Советлар Союзында озак вакыт андый мөмкинлектән – бер-беребез белән дискуссия алып барудан мәхрүм идек, – диде ул. – Бүгенге катнашучыларга тәкъдим ителгән темага мин үзем дә дискуссия алып барыр идем, чөнки сайлаучыларны сайлауда катнашырга төрле юллар белән стимуллаштырырга кирәк. Мондый форматлар компромисслар табып, уртак эш башкаруда цивилизацион диалог булдыру мөмкинлеге бирә “.
Беренче хөкүмәт командасы вәкилләре премьер-министр Рөстәм Хафизов һәм премьер-министр урынбасары Никита Харченко, икенче хөкүмәт командасы фракция җитәкчесе Анна Андреева һәм хөкүмәт секретаре Роман Егоров, беренче оппозиция командасы оппозиция лидеры Вячеслав Лавров һәм оппозиция лидеры урынбасары Алексей Дудочников, икенче оппозиция командасында тарафдарлар хәрәкәте рәисе Артем Герасимов һәм оппозиция секретаре Евгений Музычук булып, финал уен нәтиҗәләре парламент дебатлары буенча ТР чемпионаты җиңүчесе дип икенче оппозиция командасы игълан ителде, аңа җиңүче кубогы һәм дипломнар бирелде. “Иң яхшы спикер” исеменә Артем Герасимов лаек булды. Финалистлар дипломнары һәм медальләре беренче һәм икенче хөкүмәт, беренче оппозиция командалары вәкилләре алды. Быел чемпионатта җиңүчеләр Саранскига Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасына җибәрелә.
“Сез Дәүләт Думасындагы коллегаларыбызның шактыена фора бирерлек. Мин аргументациягезне ишеттем, хис-тойгыларыгызны күрдем, нәкъ менә шулар безнең реаль сәясәттә юк. Алга барыгыз. Сез – безнең киләчәк!” – диде чара азагында Александр Сидякин.