Казанда Тимирязев урамы, 3 адресы буенча урнашкан 1 номерлы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр өчен иҗат бүлмәсе ачыла. Биредә сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар яши.
“Җиләк-җимеш бакчасы” дигән иҗат бүлмәсе ораторлык осталыгы, декоратив-гамәли сәнгать буенча дәресләр үткәрү өчен булдырылган. Биредә шулай ук төрле уеннар да уйнап булачак. Әлеге бүлмә “Бәхетле мизгелләр” дигән хәйрия фонды ярдәме белән барлыкка килгән. Фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге фикер “Классные чтения” проектын гамәлгә ашыру барышында туган. Тантаналы чара 31-нче март көнне сәгать 11.00 башлана.