Яр Чаллыда ”Студентлар язы” Гала-концерты узды

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

2016 елның 31 нче мартында Яр Чаллы “Камаз” Мәдәният йортында ”Студентлар язы” Гала-концерты узды.

Тамаша бик зур алкышлар астында барды. Быел фестиваль үзенең 18 еллыгын билгеләп үтте.

Гала-концертны шәһәрнең исполком җитәкчесен вакытлыча алмаштыручы, шәһәр белем бирү идарәсе һәм яшьләр эше белән җитәкчелек итүче Рамил Хәлимов ачты.

Гала- концертта тирә-як шәһәрләрдән килгән яң яхшы студентлар үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр.  56 башкаручы җиңүче һәм призер исеменә лаек булды.

Җиңүчеләр исемлегендә “Нижнекамский индустриальный техникумнын” студентыбыз Яруллина Алсуның булуы бик сөендерә. Ул “Вокал-соло” номинациясендә катнашкан һөнәри белем бирүче учреждение студентлары арасында III урын алды. Алсу, котлыйбыз! Сиңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International