11-15 апрельдә КФУда еллык “Интеллектуаль яз” фестивале үткәрелә. Анда вузның көндезге бүлектә белем алучы теләсә кайсы курс студентлары катнаша ала.
Фестиваль кысаларында җәмгысе 5 чара каралган. Аерым алганда, 11 апрельдә төрле юнәлешләр буенча сорауларга җавап бирүгә корылган “Эрудит” конкурсы, 12се рус телен белүгә “Син рус телен беләсеңме?” (“Знаешь ли ты русский язык?”) дип аталган тест биремнәрен язарга кирәк була. Конкурсларның калган 3се командалар арасында уздырыла: 13 апрельдә – тарих буенча “Тарихка эләк” (“Попади в историю”) бәйгесе, 14е – “Кем? Кайда? Кайчан?” уены һәм 15е – “парламент” дебатлары.
Әлеге чараларда катнашу өчен гаризаны биредә тутырып җибәрергә була