Максатчан кабул итү программасы кысаларында татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә кадрлар әзерләү күздә тотыла

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте. Ул бу юнәлештә билгеле бер авырлыклар булуына игътибарны юнәлтеп, республика вузларында татар телле белгечләрне әзерләү буенча эшнең җайга салынмавын билгеләп үтте. “Бер яктан, мәсьәлә кадрлар кытлыгына кайтып кала. Хәзерге вакытта, әйтик, Казан федераль университетында физика, математика буенча татар телле белгечләрне әзерләү мөмкинлеге бар. Әмма, икенче яктан, бүгенге студентларның татар төркемнәрендә белем аласылары килми”, – дип тәгаенләп үтте министр урынбасары.

Быелгы программа кысаларында “потенциаль педагоглар”ны ачыклауга юнәлтелгән сайлап алу этапларында киләчәктә математика, физика, информатика, химия, биология кебек фәннәрне татар телендә укытырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары да булган. БДИ баллары югары булып, укырга максатчан кабул ителгән очракта, алар өчен фәнне татар телендә укыту методикасы буенча өстәмә модульләр булдыру, махсус курслар үткәрү мөмкинлеге дә карала. Татарча яхшы белгән балаларны татарча методик әдәбият, фәннәрне татарча укыту өчен каралган дәреслекләр белән таныштырга кирәк. Хәзерге вакытта, Казан федераль университеты белән берлектә, бу мәсьәләне уңай якка хәл итү юнәлешендә эш алып барыла. Яр Чаллы дәүләт педагогик университетында да татар телле белгечләрне әзерләү эшен оештыру күздә тотыла, дип сөйләде Тимерхан Алишев.

Авылда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кытлыгы булмаганлыктан, быел педагогик кадрларны максатчан әзерләү программасына татар теле һәм әдәбияты юнәлеше кертелмәгән. Әмма киләсе елда аны да программага кертү ниятләнә.

Чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын Татарстан вузларына максатчан кабул итү программасы быел да, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, гамәлгә ашырылачак.

“Конгресс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, гадәттә, 150 кешедән гыйбарәт исемлек җибәрә. Әмма, ни үкенеч, шулардан 20-30ы гына республика югары уку йортларына кабул ителә. Күбесе КФУга укырга керә. Калганнары Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетын, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты – КХТИ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИны сайлый”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары “Татар-информ” МА вәкиленә җавабында.

Татарстаннан читтә яшәп, республикада югары белем алырга теләүчеләр өчен анкета-гаризаны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайтында tatar-congress.org сылтамасы буенча кереп тутырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International