Иннополис шәһәре лицее базасында олимпиада информатикасы музее барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга информатика буенча олимпиаданың Үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе урынбасары Марина Цветкова сөйләде.
“Без Татарстан өчен күп кенә кызыклы тәкъдимнәрне, Россия балалары өчен олимпиада информатикасы үсеше тәҗрибәсен күрсәткән методик үзәк формалаштыру турында уйлыйбыз”, - дип белдерде М. Цветкова.
2018 нче елда информатика буенча бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларның 30 еллыгы узачак. “Әлеге датага ике ел дәвамында без Иннополис лицее базасында мәктәп инфошәһәрен, анда олимпиада информатикасы музеен булдырырга, 30 ел дәвамында ирешкән казанышларыбызны күрсәтергә теләр идек. Минемчә, бу информатика белән хирыс яшьләр өчен үзенә бер маяк, навигация сызыгы булыр иде, - дип билгеләп узды Марина Цветкова. Ул музей булдыру буенча әлегә рәсми документлар булмавын, хәзер сөйләшүләр алып барылуын әйтте. - Мин анда музей өчен кулай булырдай урын күрдем, моннан тыш анда музейның цифрлы кластерын ясарлык яхшы цифрлы ресурс та бар”, - диде М. Цветкова.