Казанда, беренче тапкыр буларак, мәктәп автобуслары маршрутлары салынган юлларны махсус карап рәткә китерәчәкләр

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Казан каласында быел, беренче тапкыр буларак, мәктәп автобуслары маршрутлары салынган юлларны махсус карап рәткә китерәчәкләр.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин быел төзекләндерәсе юллар турындагы чыгышында түрәләрнең игътибарын шуңа юнәлтте. Әлеге программа ТР Президенты тарафыннан кабул ителгән, шул максатка 223 млн сум акча каралган. Нәтиҗәдә, 134 мең кв.м мәйдан юл өслеге тиешле таләпләргә туры китереләчәк, дип тәгаенләде Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International