Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты эшли башлады. Ярышта катнашучыларны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Иван Кузнецов сәламләде.
Өч көн дәвам итәчәк чемпионатта 454 кеше, шул исәптән Россиянең 17 субъектыннан 100-ләп вәкил катнаша. Чара кысаларында 10-17 яшьлек мәктәп укучылары катнашында 15 компетенция буенча “JuniorSkills” ярышлары үтә. Гомумән алганда, ярышларда 56 компетенция буенча көч сынашалар. Барлык һөнәрләр дә төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн дигән 6 эре блокка бүленгән.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча, ярым финалда һәм “Яшь профессионаллар” милли чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелмасы тупланачак. Идел буе федераль округы чемпионатының ярым финалы 13-16 апрель көннәрендә 26 компетенция буенча Саранскта (Мордовия) үтә. Финал Мәскәү өлкәсендә 23-27 май көннәрендә оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, “WorldSkills Competition” дөнья беренчелеге ике елга бер тапкыр үтә. Алдагы чемпионат 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида үтәчәк. 2019 елда дөнья күләм ярыш Россиядә үткәрелә. Чара өчен гомуми мәйданы 269 мең кв.м. булачак 45 мең халык сыйдырышлы “Казань WorldSkills Арена” дигән махсус күргәзмә комплексын төзергә әзерләнәләр.