Казанда “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты тәмамлана

2016 елның 9 апреле, шимбә

9 апрельдә  “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты тәмамлана.

Искәртеп үтәбез: чемпионат кысаларында 454 конкурсант ярыша, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100 гә якын конкурсант. Аларның осталыгына 380 эксперт бәя бирә, шул исәптән Россиянең 17 төбәгеннән (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Ульяновск, Кемерово, Пенза, Волгоград, Свердловск, Ярославль, Түбән Новгород, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Краснодар крае, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан Республикалары) 73 белгеч. Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданында үтә. Төзелешнең гомуми мәйданы 14 мең кв. м дан артык (6 павильон).

Барлык һөнәрләр 6 эре блокка бүленә: төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гражданнар транспортында эш, иҗат һәм дизайн. Шулай ук, чемпионат кысаларында, төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар көч сынаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International