Татарстанның 9 укучысы информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрельда  Казанда информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Олимпиадада Россиянең 52 төбәгеннән барлыгы 242 укучы көч сынашты.

Татарстан данын 16 укучы яулады.

Александр Климов бүләкләү тантанасын ачып җибәреп, укучыларга мөрәҗәгать итте. "Миңа бүген катнашучыларны, җиңүчеләрне бүләкләү бик сөенечле. Кыска вакыт эчендә мондый биремнәрне чишү үзе бер могҗиза”, - диде ул. Министр урынбасары дөньяда мәгълүмати технологияләрнең зур тизлек белән үсеш алып, аларның медицина, биология, геология һәм башка тармакларга үтеп керүен билгеләп узды.

“Россиядә техник белем үсешенә зур игътибар бирелә һәм саллы акчалар кертелә. Сезнең талантыгызны үстерергә, киләчәктә, шул рәвешле, икътисад үсешенә үзегездән өлеш кертү мөмкинлегегез бар”, - диде А. Климов.

9 нчы сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүчеләр итеп Санкт-Петербург шәһәреннән Михаил Анопренко, 10 нчы сыйныф укучылары арасында шулай ук Санкт-Петербургтан Арсений Кириллов, 11 нче сыйныф укучылары арасында Мәскәүдән Владислав Макеев танылды. Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре арасында Татарстанның 2 укучысы - Яр Чаллының 26 нчы гимназиясеннән Фәргать Шәрипов һәм Казанның Вахитов районы 131 нче лицее укучысы Степан Калинин да бар.

Призерлар арасында - Татарстанның 7 укучысы. Казанның 131 нче лицееннан Ярослав Чиж, Артем Фомин, Булат Шәмсетдинов, КФУның Лобачевский исемендәге лицееннан Дмитрий Захаров, Әсхәт Сәхабиев, Рамазан Рәхмәтуллин, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясеннән Искәндәр Азангулов шундый исемгә лаек булды.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үзенә күрә Казанда август аенда узачак халыкара олимпиада алдыннан репитиция булуын да билгеләп узарга була. 12-19 август көннәрендә Казанда халыкара олимпиада узачак. Анда 80 ләп илдән 600 дән артык кеше, шул исәптән 350 укучы катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International