8 апрельдә Казанда "Пирамида" концерт комплексында Татарстан Республикасы көллият һәм техникумнары студентлары арасында үткәрелә торган "Без бәхетле буын" фестивале гала-концерты уза. Быел фестиваль һөнәри техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган. Гала-концерт кысаларында вокал, хореография, театр һәм оригинал жанр, арт-профи, белем бирү оешмасының иң яхшы программасы, күргәзмә номинацияләре буенча 229 иҗат коллективы һәм башкаручы бүләкләнәчәк.