Татарстан мәктәпләрендә “Юрий Гагарин белән 108 минут!” акциясе уздырыла

2016 елның 8 апреле, җомга

12 апрель көнне Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә “Юрий Гагарин белән 108 минут!” акциясе уздырыла.

Илебез космонавтикасы казанышлары, галәмне беренче ачучылар мисалында балаларны, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне, укытучылар һәм укучыларны галәм тематикасына җәлеп итүне һәм аны мәктәптә белем бирү эчтәлегенә кайтаруга этәрүне максат иткән акция кысаларында Казандагы Мавыктыргыч фән һәм техника йортында “Космик класс сәгате” үткәрелә. Аның барышында мәктәп балалары “Гагарин-квест” интерактив чарасында катнаша, “космик китапханә” белән таныша ала. Шунда ук галәм корабында очу һәм ачык галәмгә чыгу өчен эшләнгән скафандрлар модельләре, Җирнең беренсе иярчене, “Союз-ТМ” галәм корабы, ракета йөртә торган “Союз” модельләре, шулай ук уникаль экспонат - галәм корабының төшерелә торган аппараты капсуласы карауга тәкъдим ителә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы акцияне уздыруга мәктәпләргә гомуми тәкъдимнәр туплап җибәргән.

Белешмә өчен. Моннан 55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, легендар ватандашыбыз Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр галәм киңлегендә Җир тирәли “Восток” корабында әйләнеп, Сарытау өлкәсендәге Смеловка авылы янына төшә. 108 минут (1 сәгать 48 минут) дәвам иткән бу уникаль очыш кешеләр өчен галәмгә юл ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International