11 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасында ел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Татарстанда иң яхшы укытучы исеменә Казанның 110-нчы номерлы лицеенда эшләүче Риат Хәбибрахманов лаек булды. Бәйгедә җиңүченең гомуми укыту стажы 18 елдан артып китә. 110-нчы номерлы лицейда Р.Хәбибрахманов тормыш иминлеге нигезләре дәресен 2014 елдан бирле укыта.
Бәйгенең зона этабында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск һәм Татарстанның башка муниципаль районнарыннан 32 укытучы катнашкан. Финалда 18 укытучы көч сынашты .