Казанда “Ел укучысы-2016” ачыкланды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелә.

Иң яхшы дигән исемне алу өчен быел шәһәр мәктәпләренең 4 нче сыйныфларыннан 8 укучы катнашты.

Бәйгенең финал өлешендә укучыларга “Минем дөньяма рәхим итегез!” дигән визит карточкасын тәкъдим итәргә, “Яраткан дәрес буенча реклама” дигән ораторлык сәнгате бәйгесендә катнашырга, “Виват, кино!” темасы буенча халык алдында чыгыш ясарга, “Табигать бөек көчкә ия” дигән интеллектуаль курста катнашырга туры килгән.

Тигез баллар җыеп, 171 нче номерлы мәктәп укучысы Азамат Зәйнуллин һәм 152 нче номерлы гимназия укучысы Эльза Кәримуллина ел укучысы исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International